2018нче елның 16нчы гыйнварында Макыл урта мәктәбендә “Эшлекле иртәнге аш” проектын тормышка ашыру кысаларында өстәл артында чәй эчеп, мәктәпнең А.П.Исаев исемендәге балалар һәм яшүсмерләрнең “Элита” оешмасы әгъзалары Макыл авыл җирлеге башлыгы Матвеева Алина Илшат кызы белән очраштылар. Ул балаларга үзенең мәктәп һәм студент еллары, мәктәптә уку чорында 3 ел буе укучылар оешмасының Президенты булуы турында сөйләде. Эшлекле сөйләшүдә укучыларны аны укыткан укытучылар, истә калган чаралар кызыксындырды.
Төп өлеш – авылның бүгенге яшәеше, киләчәге, нинди һөнәр ияләре кирәк булачак, алга куелган максатлар, тормышка ашырылган программалар турында сөйләшү иде. Аннары Алина Илшат кызы укучылар белән эшлекле уен үткәрде. “Күз алдына китерегез, сез депутат, сезгә һәрберегезгз берәр авыл яисә урам беркетелгән. Сезгә бүген зур бурыч йөкләнгән – балаларга спорт уеннары мәйданчыгы һәм ял итү өчен парк ясау. Сез эшне нәрсәдән башлар идегез?” Балалар үз фикерләрен әйттеләр, чөнки киләчәктә авылда яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырыла.бит.
Әңгәмә ахырында Алина Илшат кызы укучыларга укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләде, алга зур максат куярга һәм аны үтәү өчен тырышырга кирәклеген әйтте. Чыннан да, балаларның киләчәге аларның үзләреннән тора
Шундый очрашулар балаларны аралашырга, районның, авылның алдынгы кешеләреннән үрнәк алырга өйрәтә.