ЗАГС хезмәткәрләре эше йомгаклары

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

 Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин катнашында республиканың ЗАГС бүлекләре эшенә йомгак ясалды Ул коллегия  чара Министрлар Кабинетында узды.

Анда бу сфера эшенң йомгаклары билгеле булды һәм 2018 нче елга планнар корылды.

Ф. Мөхәмәтшин башта ЗАГС архивы белән танышты, андагы документларның электрон формага күчү хәлләрен карады. Архивта бик күптәнге документлар да саклана. Үрнәк итеп Әлмәт шәһәре ЗАГС документларын күрсәттеләр.

Күп сүз узган елның 18 нче декабрендә билгеләп үтелгән ЗАГС бүлегенең 100 еллык нәтиҗәләре турында барды. 2017 нче елда гына да ЗАГС органнары аша 142 мең гражданнар хәле актлары узган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International