“Ел укытучысы “ конкурсы тәҗрибәле укытучылары бергә бәйләүче иң иҗади конкурсларның берсе.
Бүген аның муниципаль этабы Югары Ослан урта мәктәбендә старт алды.
Быел анда катнашырга теләп гариза бирүчеләрнең саны – 27. Алар – төрле фәннәрдән мәктәп дисциплинасы алып баручы укытучылар.
Конкурсның төп критериясе – дәрес бирү. Аннан соң – мастер-класс. Шуларны ңюри карап билге куйганнан соң финалистлар тагын бер кат ярышачак.
Шунысы өметләндерә: катнашучылар саны елдан-ел арта.