Ленинградның кайгылы көннәре

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

1943 нче елның 12 нче январенда, 75 ел элек, Ленинградны блокададан арындыра башладылар. Ләкин ул чаралар 1 елдан соң гына тәмамлана. Ул шатлыклы көнгә инде шәһәрнең ярты кешесе генә килеп җитә.

900 блокада көне шәһәр көрәшә, яши, эшли... Гитлер шәһәрне җир белән тигезләргә тели. Ләкин ул ялгыша. Ленинград – бүген иң матур шәһәрләрнең берсе. Аның халкы үз шәһәре белән горурлана, аның истәлеген саклый.

Район мәктәпләрендә бу юлы да бу тарихи вакыйга читтә калмады. Истәлекле датага багышланган чаралар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International