2017 нче елда Иннополис дәвалау-реабилитацион үзәге хезмәтеннән 12000 паөиент файдаланган. ТР ның информатизация һәм элемтә Министрлыгының пресс-службасы хәбәр иткәнчә, бу Үзәк халыкара сыйфат сертификатына ия булды.
ТР ның РКБ подразделениесенә кергән бу учреждение 2016 нчы елның мартыннан бирле бөтен тирә-як авырыларына күппрофильле хезмәт күрсәтә.
2017 нче елда монда стоматология кабинеты ачылды. Врачларга язылуның яңа төрләре барлыкка килде: мессенджерлар аркылы, онлайн-анкетирование аша, колл-центр эше барлыкка килде, молельная һәм балалар бүлмәсе җиһазланды, буфет һәм библиотека ачылды. Спорт медицинасы барлыкка килде. Анда ел буена 200 спортсмен диагностика узды.