Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм профилактикасы

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

18 нче январьда яшьләр клубында “Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм профилактикасы” дигән форум булып узды.

Форум эшендә терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары сергей Осянин, “Форпост” отряды членнары, 10 мәктәптән активистлар, отец Дмитрий, отец Владимир, Имам Гали Абзалович, һәм Илназ Гыйләҗиев катнашты.

Форум “Терроризмның киләчәге юк” дигән фильмнан башлап җибәрделәр.

Бу проблема буенча Бизяева Дарья (МБОУ «Макуловская СОШ») и Шайдуллин Адель (МБОУ «Октябрьская СОШ») чыгыш ясадылар.
“Форпост» ның 7 члены Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Форум башланыр алдыннан барысы да “Мин терроризмга каршы тавыш бирәм” дигән мәгълүмат белән папкалар алдылар.

Бу чарада 86 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International