19 нчы январьда Казан ярминкәсендә муниципаль районнарның хатын-кыз депутатлары өчен укыту семинары булды. Аның темасы - ТР ның 2030 нчы елга кадәр социаль - экономик үсеше Стратегиясен тормышка ашыруда хатын-кыз депутатларының роле.
Югары Ослан районыннан семинарда Ямбулатово авыл җирлеге депутаты Марина Анохина катнашты.