19 нчы январьда район башлыгы Марат Зиатдинов тыл батыры, Бөек Ватан сугышы еллары баласы Никишина Мария Васильевнаганы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бу көнне аның янына балалары, туганнары һәм якыннары да килде.
Куйбышев районында туып үскән бу ханымның бик күп медальләре бар: «За Победу над Германией», «За Победу в Великой Отечественной войне», «70 лет Победы в Великой Отечественной Войне» һәм башкалавр. Ул үзенең хезмәт юлының күбрәк өлешен Югары Ослан районының Буш Моркваш авылында урнашкан «Газовик» ял йортында эшләп үткәргән.
Ә бүген туган көнендә аңа РФ Президенты В.В.Путинның Рәхмәт открыткасын тапшырдылар һәм озын гомер, сәламәтлек теләделәр.