Сөт продуктлары җитештерү хәзерге көндә авыл хуҗалыгының иң төп мәсьәләсе булып тора. Ул предприятие кассасына берөзлексез акча китерә.
Узган атнада Макылның АО «Красный Восток Агро» комплексы 302 Голштинск породалы тана алып кайтты. Алар барысы да 4-7 айлык бозау йөртә. Бу таналар сөт җитештерүчәнлекне арттырырга яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Бүгенге көндә зооспециалистлар терлек караучыларга таналарны дөрес ашату рационын аңлаттылар.