Бүген, 16 нчы январьда, авыл җирлеге башлыгы Марат Хиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Аның белән очрашуга 6 кеше килде. Сораулар арасында: җир бүлеп бирү, эшкә урнашыру, Октябрҗский һәм Югары Осландагы урамнарны төзекләндерү, төзелеш ачу кебекләре бар иде.
Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алынды.
Алга таба 2-18-39, 2-13-38 телефоннарына шалтыратып кабул итүгә язылырга була.