«Батырлык һәм дан шәһәре» китап күргәзмәсе

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

27 нче январьда Россиядә хәрби дан бәйрәмен  - Ленинград блокадасының бетү көнен билгеләп үтәләр.

Бөек Ватан сугышындагы Ленинград блокадасы – үлемсез. Ленинград халкын бомбалар да, пушкалар да, артеллерия атулары да җиңә алмады.

90 көн буена барган бу сугышта Россия халкы үзен алыштырмас патриот итеп күрстте.

Бу китап күргәзмәсе шул ачы көннәрнең кайтавазы булып блокаданың 74 еллыгына багышлана.

Андагы безнең райондашлар Николай Михайлович Лабутов, Николай Иванович Рагузин, Римма Павловна Герасимовалар турындагы материаллар аеруча зур кызыксыну тудыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International