Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы булып узды. Анда район җитәкчеләреннән ГИБДД, район газетасы, төзелеш, архитектура һәм элемтә бүлеге, хастаханә, мәгариф, спорт һәм яшҗләр бүлекләре катнашты.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде:
- ГИБДД ның контроль – надзор эшчәнлеге;
- ДТП булу очрагында медиөина учреждениесе персоналы реакциясе;
- Кышкы чорда юлларны тәртиптә тоту;
- Яктылык кайтару элементларын куллану;
- Балаларны юлда контрольләү;
- Юл йөрү кагыйдәләрен газета битләрендә яктырту.
Утырыш ахырында тиешле сдужбаларга йөкләмәләр бирелде.