Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә хокук бозуларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Көн тәртибенә берничә сорау куелган иде:
- “Югары Ослан районында 2017-2020 нче елларда хокук бозуларны профилактикалау” комплекслы программасының үтәлеше;
- “Югары Ослан районында 2018 нче елларда хокук бозуларны профилактикалау” комплекслы программасының планын кабул итү.
Утырыш барышында төрле карарлар һәм рекомендацияләр кабул ителде.