Бүген Аракчино-Ослан боз юлында тулы укулар булып узды: боз астына киткән автомобильдән кешене чыгардылар, аңа беренче ярдәм крсәттеләр, аннары машинаның үзен чыгардылар.
Бу чараны шундый куркыныч килеп чыккан очракта практик ярдәм күрсәтү йөзеннән тикшереп карадылар.
Югары Ослан аша М-7 һәм Казан – Улҗяновск автолиниясе уза. Бу юлда бик күп куркыныч очраклар булырга мөмкин.
Шуңа күрә район коткаручыларына һәрвакыт әзер булып торырга кирәк.