Сәламәтлекне саклау Министрлыгы коллегиясе

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

26 нчы январьда район башлыгы Марат Зиатдинов Сәламәтлекне саклау Министрлыгының 2017 нче ел йомгакларына багышланган  коллегиясендә видеоконференциядә булды.

Төп докладны Министр Аделҗ Вафин ясады. Аның докладында төп акцент медиөина хезмштен күрсәтүнең мөһим нәлешләре, эштә яңа информацион технологияләр куллану, балачак службасын камилләштерү, санитар авиация үсеше, дару белән тәэмин итүне системалаштыру, медицина өлкәсендә кадрлар дифициты өстендә эшләү турындагы проблемалар азсызыкланды.

2017-2018 нче ел ТР Президенты инициативасы белән поликлинникаларны модернизацияләү елы дип игълан ителгән иде. Хәзерге көндә 50 объектта эш тәмамланган һәм 24 объектта төгәлләнеп килә. Алдагы елда тагын 120 объект капиталь ремонт үтәчәк, дип ышандырды Министр.

Безнең республика үлем буенча Россиядә 1 нче урында торуны дәвам итсә дә, уртача гомер күрсәткече 74 яшь тәшкил итә.
Коллегия ахырында Президент Рөстәм Миннеханов аеруча лаеклы медицина хезмәткәрләренә дәүләт наградалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International