Районның картлар һәм инвалидлар йортында инде ел буе “Иҗат шатлыгы” дигән түгәрәк эшләп килә.
Гадәттә рәсем ясау, пластилиннан фигуралар ясау белән балалар гына шөгыльләнә. Ә картлар йортнда яшәүчеләр үзләре дә бу эшләрне яратып азарт белән башкара. Аларның иҗат җимешләре инде анда яшәүче һәркемгә таныш. Барлык шедеврлар да мини-күргәзмәдә урын ала.
Иң мөһиме – үз эшеннән һәркем кәнәгатьлек ала аларга якты энергия һәм бер-берсе белән аралашу бирә бу шөгыль.