Яңа балалар иҗат йорты ачылу тантанасы

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген Югары Осланда Яңа балалар иҗат йорты ачылу тантанасы булып узды. Бу бина хәзер 2 юнәлешне – сәнгать мәктәбен һәм укучылар йортын берләштерәчәк.

Бу тантанада ТР ның информатизация министры Роман Шәйхетдинов катнашты. Ул үзенең чыгышында районның яңача үзгәрүен азсызыклады, 2018 нче елда яңа күпквартиралы йортлар , яңа балалар бакчасы төзеләчәгенә басым ясады.

Район башлыгы Марат Зиатдинов бу бинаның күптән көтелгән объект икәнлегенә басым ясады. Дәүләт биргән бүләкне дөрес кулланып. Алга таба иҗади яшь буын үсеп чыгуына ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International