Архитектор Минһаҗев уңышлары

2018 елның 2 феврале, җомга

Инде 30 ел гомерен районга хезмәт итеп үткәргән районның архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча район башлыгы киңәшчесе, ТР ның Атказанган архитекторы Зәкиулла Минһаҗев бүген әһәмиятле юбилеен билгеләп үтә.

Зәкиулла кечкенәдән бик иҗади бала була, столяр-плотник булырга хыяллана, 4 нче разряд тимерче кәсебен үзләштерә. Мондый разрядны бик тәҗрибәле кешеләргә генә бирә торган булганнар. Бу кечкенә чакта ук бабасыннан өйрәнгән кәсеп һәм оста куллары  үсеп җитеп, архитектура институтында укыганда да аны “ашата”.
 
Институтны бетергәндә  дә аның дипломында тик югары баллар гына урын ала. Шул вакыт Зәкиулланы Дәүләт төзелеш рәисе урынбасары Югары Осланга архитектор итеп чакыра. Беренче кайтуында ук яшь егет бу якларның матурлыгына гашыйк була һәм инде 3 дистә ел гомерен архитектор эшенә багышлый. Ул бу эшне төбеннән белеп иң югары дәрәҗәдә башкара.

Район җитәкчеләре каршында бик күп тапкыр Югары Ослан инфраструктурасын үзгәртү һәм кору турыфнда сүз барганда үз тәкъдимнәрен һәм проектларын  кертә һәм аны ышанырлык итеп яклап чыга.

Бүгенге көндә райондагы үзгәрешләр аны бик шатландыра. Үзара салым акчаларын да Идел ярын үзгәртеп кору проектына тотарга уйлый ул, Иннополис шәһәрендәге төзелешләр буенча да саллы киңәшләрен бирә, аның проектлары буенча парклар, скверлар  һәм һәйкәлләр дә төзелә...

Тормышы да түгәрәк аның: 3 баласы – Искәндәр, Нияз һәм Зилә – барысы да әтиләре юлын дәвам итәргә алынды. Ә әниләре Әфия Корбангали кызы аларның барысына да илһам һәм көч бирүче яхшы ана.

Зәкиулла Зыятдин улы гомере буе үзен яраткан эшенә, гаиләсенә, йортына сарыф итеп, тормышны кадерен белеп яши бирә. Аның бүгенге көндә балаларына да, эштәгеләргә дә, тирә-якка да үрнәк итеп сөйләрлек абруе бар.

60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Алга таба да сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International