Авыл хуҗалыгы – үзәктә

2018 елның 3 феврале, шимбә

Район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән январь ае нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды.

Башта авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге җашлыгы Р.Гобәйдуллин хуҗалыклардагы хәл белән таныштырды. Аның чыгышыннан “Заря” Агрофирмасының эре мөгезле терлекне 238 башка киметүе билгеле булды. Башка хуҗалыкларның күрсәткечләре үзгәрмәгән.

Иң төп сүз сөт җитештерүгә кайтып калдыю чөнки сөт белән генә тере акча эшләп булуы көн кебек ачык. Шуңа күрә район башлыгы бар көчне сөт җитештерүгә юнәлтергә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International