Республикада үтә торган «Ак халатлы фәрештәләр» - медицина хезмәткәрләре фестивале кысаларында Югары Ослан хастаханәсенә ачык ишекләр көне игълан ителде. Әлеге фестивальне Тр сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм Казан Дәүләт Медиөина университеты оештыра һәм ул бик киң масштаблы профориентацион характер алды.
Бүген район хастаханәсенең актлар залында баш врач А.Смирнов абитуриентлар белән ачык әңгәмә алып барды.
Балалар белән очрашуга медицина университеты активисты Регина Галеева да килгән иде. Алар укучыларны иң изге эшкә авырулар белән эшләү университетына чакырып, андагы уңай яклар турында сөйләделәр, хастаханә блекләренә экскурсия ясадылар.