Анна әбинең бәхетле көне

2018 елның 4 феврале, якшәмбе

Анна Трофимовна Шаброва 1927 нче елның 4 февралендә туган. Аның яшьлегенә беренче совет бишьеллыклары да, репрессия көннәре дә, чиркәүләрне талау вакыйгалары да туры килгән. Ул һаман нужада үскән, укырга да мөмкинлеге булмаган.

Балаларын үстерер өчен мичкә утын да хәзерләгән, бакчаны да үзе казыган. Үскән әйберләрне базарда саткан да.

Аны бүген туган көне белән котларга район башлыгы үзе килгән. РФ Президенты открыткасы белән бергә үзеннән матур котлау сүзләре әйткән һәм бүләген тапшырган.

Гомерен авыл хуҗалыгына биргән бу ханымны котларга килүчеләр аның тормыш юлын тагын бер кат кызыксынып тыңладылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International