Традицион ел ахыры йомгаклары җыены Яр Морквашында башланып китте.Нәкъ монда җитәкчеләрнең район башлыгы белән очрашу десанты беренче булып төште.
Авыл җирлеге башлыгы Илҗнур Гаязов авылдашлары игътибарына 2017 нче ел йомгакларын тулы доклад рәвешендә тәкъдим итте.
Шунысы күңелле – бу авыл җирлегендә демографик ситуация яхшыра бара. Узган елда монда 20 бала туган. Шул сәбәпле яңа 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады. Авыл җирлеге башлыгы күп кенә авылдашларның актив позициясе турында да сөйләде. Бу үзара салым акчаларын җыйганда да сизелә.
Аның артыннан чыгыш ясаучылар арасында фельдшер Татьяна Васильева һәм участковый уполномоченный Тимур Уразаев бар иде.
Ахырдан халык алдында район башлыгы Марат Зиатдинов сүз алды. Ул аларның башкаларга караганда яхшы позициядә торуларын әйтте. Алга таба морквашлыларның яңа янгын машинасы алачакларын, 2 беренче класс ачылачагын, яңа балалар бакчасы төзелеп бетәчәген җиткерде.