Эшлекле очрашу

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТАТАГРОЛИЗИНГ - АГРО"  управляюәий компаниясе директоры  Илһам Вәлиев белән очрашты. Очрашу " Филиал N 4 ООО  "Нармонка" авыл хуҗалыгы территориясендә узды. Сүз халыкны эшкә урнаштыру, төп специалистларны комплектлау турында барды.

Үзгәртеп корылган бу предприятие директоры Шамил Закиров бүгенге көн проблемалары турында сөйләп бирде, сөтне арттыру өчен өстәмә ризык кайта башлавына тукталды. Язгы кыр эшләрен башлаганчы техниканы төзәтүгә барлык көчләрен юнәлдерәчәкләрен белдерде.

Район башлыгы аңа барлык проблемаларны чишү буенча “Юл картасы” төзергә кушты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International