Введенка Бистәсендә – халык җыены

2018 елның 9 феврале, җомга

Бүгенге Введенка Бистәсе авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Марат Зиатдинов, район прокукроры В.Егоров,  район оешмалары җитәкчеләре  катнашты.

Иң беренче булып авыл җирлеге башлыгы Д.Морозов авыл җирлегендә социаль – экономик үсеш темпларына йомгак ясады.

Аннан соң балаларбакчасы мөдире  һәм участковый  үз юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар.

Шунысы борчый: җыеннарга районның барлык службаларының җитәкчеләре йөрүгә карамастан, халык үзен бик пассив тота. Анда олы яшьтәге халыкның 10-30 % ы гына катнаша.

Җыеннар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International