7 нче февральдә Килди авылы клубында гражданнар җыены булып узды.
Бүгенге авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Марат Зиатдинов, район прокукроры В.Егоров, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Иң беренче булып авыл җирлеге башлыгы В. Бурдин авыл җирлегендә социаль – экономик үсеш темпларына йомгак ясады.
Аннан соң клуб мөдире Р.А. Мукаева һәм участковый В.Федоров үз юнәлешләре буенча чыгыәш ясадылар.
Шунысы борчый: җыеннарга районның барлык службаларының җитәкчеләре йөрүгә карамастан, халык үзен бик пассив тота. Анда олы яшьтәге халыкның 10-30 % ы гына катнаша.
Җыеннар дәвам итә.