Чираттагы Совет утырышы Мингазова Ә.К. һәм Хөрмәтуллина Л.И. туган көннәре белән котлаудан башланып китте. Алар хөрмәтенә хезмәттәшләреннән бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Район башлыгы Марат Зиатдинов көн тәртибендәге сорауларны яңгыратты. Алар арасында: гражданнардан килгән хатлар һәм мөрәҗәгатьләр белән эш, кергән документлар, районның рәсми сайты... Иң мөһиме бюджет сферасында эшләүчеләр һәм җирле үзидарә членнарының үзара салым акчаларын вакытында түләве. Аның турыда киңәшмәләр көн саен кабатланып торачак.
Каралган сораулар буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.