"Россия чаңгы юлы - 2018"

2018 елның 10 феврале, шимбә

Бүген Югары Осланның ял һәм культура паркында"Россия чаңгы юлы - 2018" нең XXXVIБөтендөнья массакүләм чаңгы ярышлары узды.

Иртән бу кояшлы матур көндә "Чемпион" спорт комплексы янында спорт сөючеләр бик күп җыелган иде. Самовардан кайнар чәй,Ґ күңелле музыка бәйрәм төсен тагын да куертып җибәрде. килүчеләрне бәйрәм белән котлаучылар арасында башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, аның урынбасары Г.Камалетдинова, яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы, А.Федотов бар иде.

Ярышлар бик күңелле булып үтте, җиңүчеләр диплом һәм сувенирдар белән бүләкләнде. Бар кеше сәламәт яшәү рәвешен таггын бер кат үз үрнәгендә татыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International