Яшьләр арасында районара волейбол турниры “Чемпион “ спорт комплексында 12 нче февральдә узды. Анда катнашучылар арасында Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан, Тәтеш, Биектау районнары спортсменнары бар иде.
Тантаналы рәвештә ТР һәм РФ гимннарын тыңлагач Н.Котова һәм А.Федотов спортсменнарны ярышлар белән котладылар. Баш судья Виталий Афанасьев уенның тәртибе белән таныштырды. Барлык командаларда да җиңүгә омтылыш бик көчле иде.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
I нче урын - – Буа муниципаль районы;
II нче урын– Чүпрәле муниципалҗ районы;
III нче урын - Югары Ослан муниципаль районы.
Иң көчле команда Яшьләр клубы Кубогын һәм барлык командалар да лаеклы бүләкләрен алды.