Хөрмәтле райондашлар!
15 нче февральдә Ватаннан читтәге сугыш батырларының истәлеге көне билгеләп үтелә.
Сугыш вакыйгаларнда катнашу һәркемне тагын да көчлерәк, тагын да батыррак, тагын да түземлерәк булырга өйрәтте.
Сезнең алда башыбызны түбән иеп, рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең киләчәк буынга күрсәткән үрнәгегез белән без горурланабыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга алга таба бәхет, шатлык, сәламәтлек, киләчәккә ышаныч теләп калам!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.