Әфган сугышы бетте һәм тарихка кереп калды. Беркемгә әйтелмәгән, игълан ителмәгән бу сугыш Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озынрак булды.
15 февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә интернациональ –сугышчыларны искә алу максатыннан “Безнең хәтер һәм авырту булган Әфганстан” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бу 9-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән чара һәм видеопрезентация залда барлык кешене үз эченә алды, укучылар һәм өлкәннәр алып баручыларны сулыш та алмыйча тыңладылар.
Укучылар һәм педагог-оештыручы Садеева Л.Ә. бу дәресне һәр кешегә аңлаешлы, үзәккә үтә торган итеп оештырганнар. “Кара лаләләр” җыры, сугыш барышы күренешләре, М.Ножкинның ”Без озак ял итмәдек” җыры, күрсәтелгән видеокадрлар күзләргә яшь китерде.
15 нче февраль, Җиңү көне кебек, сугышчы-интернационалистлар өчен күп югалтулар китерде. Безнең күп якташларыбыз Әфганстан юлларын үттеләр, ә аларның 3-се үз тормышларын да бирделәр. Бу Мәйданнан Анатолий Владимиров, Рус Мәмәтхуҗасыннан Анатолий Казаков, Печищедан Валерий Токанин.
Сугыш барышында кулларына корал тотып азатлык яулаган Ватандашларыбыз да бар. Болар Яңа Болгардан Зиннатуллин Камил, Ибятов Марат, Матюшино авылыннан Абрамов Александр. Вакыт яраларны төзәтә дип әйтсәләр дә, солдатлар турындагы истәлекләр һаман да йөрәкне тырнап тора.