Районның юлларда куркынычсызлык тәмин итү буенча комиссиясе һәртөрле автомобиль хуҗаларын тагын бер кат бик игътибарлы булырга чакыра. Ут яктыртучы элементлар куллану – кичке вакытта бүгенге көндә иң эффектив форма булып санала.
Аларны киемнең кайсысына урнаштырсаң да була. Ул күп бәлаләрдән коткарырга мөмкин.
Водитель юл йөрү кагыйдәләрен бозмаса да, төнлә күрмәү сәбәпле авариягә эләгергә мөмкин.
Җәяүлеләр өчен алар кибетләрдә төрле формаларда сатыла. Гомерегезне куркыныч астына салмагыз, аларны кулланыгыз!