Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Коргуза мәктәбендә “ Тәртип бозулар буенча профилактик эшләрне арттыру” дигән темага  район мәктәпләренең әрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып узды.

Иртән педагоглар, ата-аналар, укучыларның түгәрәк өстәл артында әңгәмә корып, чәй эчүләреннән башланып китте.. Аннан балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышы башланды.

Аннан соң класс сәгатьләре фрагментлары, класс җитәкчеләре методик берләшмәсе, тренинглар, агитбригада чыгышлары берсе артыннан икенчесе үрелеп барды.

Ахырдан бергәләп фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International