13 нче февральдә Мәмәтхуҗа авылында гражданнар җыенына бөтен район хезмәтләре җитәкчеләре җыелган иде.
Авыл җирлеге башлыгы Николай Никитушкин 2017 ел эшчәнлегенә отчет ясады һәм 2018 нче елга яңа бурычлар билгеләде, үзара салым акчаларының нинди эшкә юнәлтелүе турында сөйләде..
Ахырдан район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге эшенә йомгак ясады һәм гражданнарның сорауларына җавап бирде.