ОВД ветераннарында – яңа җитәкче

2018 елның 17 феврале, шимбә

Отчет – хисап утырышында милиция полковнигы  ОВД ветераннары җитәкчесе В.Нефедов үзләренең еллык эшчәнлеге турында хисап тотты һәм үзе урынына яңа җитәкче сайлап кую турында тәкъдим кертте.

Алар район тормышна практик яктан да, идеяләре белән дә зур өлеш кертәләр. Хокукый һәм тәртип кагыйдәләрен саклау буенча бервакытта да битараф калмыйлар, үзләреннән кызыклы тәкъдимнәр кертәләр һәм аларны тормшка ашыру юлында үз сүзләрендә торалар.

Алар арасында мактауга лаеклы кешеләр бик күп: Любовь  Камашева, Сергей Плеханов, Ильдар Хурматуллин, Анатолий Спирин, Лилия Хурматуллина, Владимир Семин.

В.Нефедов үз урынына Л.Хөрмәтуллинаны тәкъдим итте һәм коллегалары бу кандидатураны яклап чыкты.

Ветераннар сафында бүгенге көндә 52 кеше исәпләнә. Аларның иң олысына – 89 яшь!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International