Масленица – иң күңелле бәйрәм. Анда көлке, шатлык, кояш, ут, ышаныч – бар да бергә үрелгән.
18 нче февральдә Макыл авыл җирлеге мәйданында 250 ләп кеше кышны озату бәйрәменә җыелды. Кешеләр бар да рус хороводына кушылып биеде, җырлады, көлде...
Иң истә калганы кешеләр туганнары һәм дуслары белән фотога төште һәм шул ук вакытта аны алды да.
Шашлыклар, төрле тәм-том, конкурслар артыннан Чучелоны яктылар.