Бүен Югары Ослан районының чираттагы 31 нче сессиясе районның 2017 нче елдагы социаль-экономик үсешенә йомгак ясауга багышланган иде.
Аның эшендә ТР ның информатизация Миистры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Үзенең чыгышында район башлыгы Марат Зиатдинов районда тормышка ашырыла торган программаларның күбесе үтәлүе, авыл хуҗалыгы, медицина, мәгариф, спорт, туризм өлкәләрендә алга китеш барлыгына басым ясады.
Проблемаларга килгәндә алар арасында авыл хуҗалыгы өлкәсенә белгечләр кирәклеге, җирләрне рәсмиләштерүнең кыенлыгы турында искәртте һәм 2018 нче елга караган бурычларга тукталды.
Чыгыш ясаучылар арасында тагын Ямбулатово авылы җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, ООО «Дивный берег» предприятиесе директоры Галия Родионова һәм КФХ «Сафин» хезмәткәре Ильдар Каюмов бар иде.