Росреестр: бердәм консультация көне

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

1 нче мартта Росреестрның 10 еллыгы, РФ ның күчемсез милек хокукларын регистрацияләү органына 20 ел тулуга багышланган масштаблы чара уздырыла. Әлеге чара Татарстанда гына түгел, РФ субъектларынң барысында да оештырыла.

Бу көнне белгечләр җир һәм аны рәсмиләштерү сораулары буенча  гражданнарга түләүсез консультация бирәчәк. Казанда бу көнне Авангардная урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан Росреестр идарәсенең үзәк офисында сәгать  13.00 тән 20 .00 гә кадәр кабул итәчәкләр. Ә районнарда үз территориаль бүлекләрендә кабул итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International