Районның 16 авылында референдум карары буенча үзара салым акчаларын җыю буенча эш дәвам итә.
17 нче февральгә халыктан 1 миллионнан артык акча җыеп алынган. Бу әле чирек акча гына. Лидерлар арасында – Килди 70%, Соболевское – 67%, Вахит – 65% авыллары. Ә Яр Морквашы – 2,5%, Коргуза – 9,2%, Түбән Ослан – 10,6% - артта калучылар исәбенә керә.
Республикадан софинансирование алу өчен 1 нче апрелҗгә кадәр бу акчаларны җыеп бетерергә киоәк.