Татар Борнашы мәктәбендә фән эшлеклеләре Васильевларга багышланган 2 нче ачык зонаара конференция уздырылды. Анда Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнары укучылары катнашты. 5 секция арасында “Филология”, “Туган якны өйрәнү”, “Математика”, “Табигать белеме”, “Югары Осланның күренекле кешеләре” дигән секцияләр эшләде.
Эшләр арасында игътибарга лаеклылары күп иде. Алар бик тирән эчтәлекле һәм зур проблемаларны ачуга багышланган.
Җиңүчеләр арасында:
- “Филдлогия” - Лужаева Дарья (МБОУ «Кураловская СОШ»);
- "Краеведение" Кукарина Мария һәм Цыфаркина Эльза (МБОУ "Убеевская СОШ им. Дементьева П.В." Чүпрәле районы”;
- “Табигатҗ белеме” - Галеева Регина (МБОУ "Нурлатская СОШ" Яшел Үзән районы”;
- "Математика" - Силантьева Евгения (МБОУ "Макуловская СОШ");
- Югары Осланның күренекле кешеләре” - Сакин Алексей (МБОУ "Коргузинская СОШ").
Иң яхшы эшләр проектлар җыентыгында басылачак.