Бүген Макыл урта мәктәбенең барлык сыйныфларда да Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы "Кайнар йөрәк"кә багышланган Батырлык дәресләре үтте. Бу дәресләрдә үз гомерләре һәм сәламәтлекләре турында уйламыйча, авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм иткән балалар-геройлар турында сөйләделәр. Сыйныф җитәкчеләре "Ярдәмгә килергә әзерлек һәм тормышта авыр хәлләрне җиңү өчен" бирелә торган "Кайнар йөрәк" күкрәк билгесе турында сөйләделәр. Дәрес барышында "героизм", "батырлык", "кыюлык", "тәвәккәллек", " битарафлы булмау", "юмартлык" сүләренең төшенчәләре турында фикер алыштылар.
Өлкән сыйныфларда "Батырлык дәресе"ндә Югары Ослан Хәрби комиссариаты җитәкчесе Шакиров Р.А. булды. Рөстәм Азгарович үз чыгышында егетләрне үз илебезнең лаеклы гражданнары булырга эндәде.