Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы Югары Ослан районы территориясендәге культура учакларында узган чараларның яшүсмерләрне тәрбияләүдәге роленә багышланды. Бу утырышта балигъ булмаган балаларның буш вакытын профилактикалауда алар белән эш формаларын активлаштыруга тәкъдим ясалды.
Аның төп юнәлеше – яшүсмерләрне культура, ял итү чараларына тарту, иҗади оешмалар булдыру, аларны кызыксындырырлык формалар табу, актив уеннар эзләп табу һ.б. Аннан тыш социаль куркыныч хәлдә калган яшүсмерләр белән дә эшне җайга салу күздә тотыла.