Медицина советы киңәшә

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Югары Ослан Үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең 2017 нче ел йомгакларына багышланган советы узды.

Аның эшендә республика сәламәтлекне саклау Министрлыгының фармаөия идарәсе башлыгы Артур Пологов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашты.

Төп докладны баш врач А.Смирнов ясады. Ул бигрәк тә райондагы демографик ситуациягә басым ясады һәм тууга караганда үлем очракларының күбрәк икәнен азсызыклады. Үлүчеләр арасында эшкә яраклы халыкның күплегенә басым ясады.

Уңай якларга килгәндә, больницаны яңа җиһаз, автомобиль, фельдшер пунктларына кайткан мебель турында шатланып сөйләде.

Гөлия Камалетдинова төп акцентны җирле үзидарә органнарының медицина учреждениеләренә мөнәсәбәтенә юнәлтте. Дарулар белән тәэмин итүнең алга китүен искәртте.

Ә Артур Пологов район медицина учреждениеләренең төп көчен халыкка ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтергә өндәде.

А.Ключников

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International