Ата – аналар БДИ бирә

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Россия буенча “Ата-аналар БДИ бирә” акциясе уза. Аның төп максаты – ата-аналарны дәүләт имтиханнары процедурасы белән таныштыру, аның инструктажын өйрәнү, балаларның кичерешләрен үзең аркылы уздыру.

Акциядә  безнең районнан рус теле буенча  9 кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы Марат Зиатдинов та бар иде. Иң мөһиме рус телен белү түгел, ә экзаменның процедурасы, кыенлыклары һәм психологик яктан ата-ананы хәзерләү.

Көннең икенче өлешен диалог формасында барды. Ата-аналар һәм балалар оештыручыларга  бик күп сораулар яудырдылар.
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International