Театр сәнгате аша балаларны тәрбиләү

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 21 нче февральдә, Халыкара телләр көнендә, Югары Ослан районы укытучылар төркеме Г.Камал исемендәге театрда уздырылган ”Укытучыларны театр сәнгате тәҗрибәсендә  профессиональ - этик хәзерлек уздыру” дигән темага Халыкара фәнни методик семинарда катнашты.

Семинар мәгариф структурасының театр белән бәйләнеш аспектларын карады. Чакырылган белгечләр хәзерге заман театры темасына социаль проектлар белән таныштырдылар.

Максат бер – укытучы үзе талантлы, сәнгатьле, үз уңай тәҗрибәсен практада куллана белүче булырга тиеш.

Районнан бу семинарга Дәүләтшина Г.И. – район мәгариф бүлеге методисты  җитәкчелегендә төрле мәктәпләрдән тагын 10  театр түгәрәге җитәкчесе барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International