20 нче февральдә Халыкара телләр көне кысаларында Югары Ослан мәктәбендә тел дәресләре алып баручы укытучыларының тәҗрибәсен уртаклашыр өчен “Мәгариф өлкәсендә тел проблемаларының яңа этабы” темасына зона семинары булып узды.
Аның эшендә Югары Ослан укытучылары белән бергә Кайбыч, Апас, Яшел Үзән районнары укытучылары да катнашты. Алар бергәләп тел проблемаларына караган яңа коммуникацион технологияләргә нигезләнгән дәресләр һәм мастер-класслар карадылар, аларны фәнни яктан анализладылар. Яңа алымнар белән яңача итеп телебез мәсьәләләренә караган проблемаларны ачыклауда түгәрәк өстәлдә дә актуаль тәкъдимнәр керттеләр.
Г. И. Дәүләтшина, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты