Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылында терлек сую пункты ачылды.
Бу эшмәкәр Нияз Шарапов ачкан цех тәүлегенә 25 эре мөгезле терлекне суеп эшкәртә ала. Ул барлык санитар һәм ветиринар таләпләргә дә җавап бирә. Аның автомашиналарны дезенфекцияли торган ВСИ «Меркурий» системасы да бар. Алга таба анда итне эшкәртеп, ярымфабрикатлар ясый торган цехы да өлгерәчәк.