Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!
Бу бәйрәм батыр һәм курку белмәгән ир – атлар бәйрәме. Бу көнне без үз көчен Ватанны саклауга биргән ирләрне хөрмәт белән искә алабыз һәм аларның алларында баш иябез!
Үз йортыңны, гаиләңне, туган илеңне саклау – безнең һәрберебезнең төп бурычы.
Сезгә барыгызга да мәрхәмәтлек, тынычлык, уңышлар һәм бәхет телим. Солдатлар өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын һәм районыбыз үсешенә үзеннән өлеш кертсен! Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов