23 нче февральдә без сугыш каһарманнарын гына түгел, ә барлык ир-атны котларга өйрәнгән. Бу традицияне дәвам итеп, һәр хатын-кыз үз гаиләсендәге ирләрне иң югары пьедисталга күтәрә, аларга үзенең хөрмәтен, яратуын, кайгыртучанлыгын бүләк итә бу көнне.
Район культура йортында ирләргә багышланган концертны С.Осянин башлап җибәрде. Аңа ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая кушылды.
Концерт вакытында вокаль-хореографик студия укучылары «Носики-Курносики», Егор Карасев, Полина Анохина, кечкенә вокал группасы «Домисолька», Халыкара конкурс лауреатлары, хореографик коллективлар «Задоринки» һәм «Конфетти» тамашачылар күңеленә бик хуш килде.
Ә Ксения Анохина, Фидания Нурисламова һәм Елена Зиннурова үз җырлары белән ирләргә булган хөрмәтләрен тагын да күтәрделәр...