Яшәр өчен истә тотарга кирәк!

2018 елның 25 феврале, якшәмбе

 Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Югары Ослан МВД инспекторы Аида Колезнева мәктәп һәм гимназиянең югары сыйныф укучыларын полиция эшчәнлеге белән таныштырырга чакырды.

Ул чарага китапханә хезмәткәре Сергей Алемасов,  МВД ветераны  Фарит Гиниятуллов, район ветераннар Советы рәисе, “Истәлек вөжданы” эзләнү отряды җитәкчесе  Римма Троицкая дә чакырылган иде.

Укучылар кунакларны зур игътибар белән тыңлады. Бигрәк тә Советлар Союзы геройлары Семен Коновалов, Александр Афанасьев, Алексей Исаев, Набиулла Зиннуров, Михаил Красавин, Аким Гавриловнарның батырлыгы кызыксындырды аларны.

Соңыннан полиция хезмәткәрләре үз эшләре белән таныштырды һә хәрби арсеналны күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International