Безнең илдә алкоголизм бик таралган авыруга әверелде. Бик еш кешеләр аракыны проблемаларын онытыр өчен эчә башлады. Тора-бара ул гадәткә кереп китә.
Алкоголь өлкән яшьтәгеләр өчен егылу, авыр травмалар алу һәм үлемнәр белән тәмамлана.
Этил спирты беренче чиратта йөрәккә, бавырга һәм ашказанына авыр булса, икенчедән ул тешләрне какшата.
Кан йөреше, атеросклероз, тамырлар эшчәнлеге аракы эчкән саен таркала һәм начарлана бара.
Баш миендә бик зур үзгәрешләр барлыкка килә. Кеше көннән-көн аппетиты бозыла һәм картая.